Халык борчыла: эт-төлкеләр ни кыла
Социаль мәсьәләләр

Халык борчыла: эт-төлкеләр ни кыла

Берничә атна элек район үзәгендә яшәүчеләр хуҗалыкларындагы кош-кортларга төлкеләр һөҗүм хакында зарланып мөрәҗагәть иткән иделәр.

Әлегә хәбәрләр тынарга да өлгермәде, инде икмәк кабул итү предприятиясе зонасында яшәүчеләр төркем-төркем булып этләр йөрүеннән борчыла башладылар. Әйтүләренә караганда алар ике сарыкны буып ташлаганнар. Район үзәгеннән безгә хәбәр салучылар барыннан да бигрәк балалары өчен нык борчылуларын белдерделәр.

Фото yandex.ru


Нет комментариев