Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү комплекслы үзәгендә укулар оештырылды

Өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дәвамлы вакыт буена тәрбияләүнең системасын оештыру пилот проекты кысаларында, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү комплекслы үзәгендә укулар оештырылды.

12 социаль хезмәткәрдән торган беренче төркемдә өйрәнүләрне тренер Г. Зәйниева (Яр Чаллы) алып бара.
Уку вакытында социаль хезмәткәрләр хәрәкәтләнүләре чикле булган кешеләрне тәрбияләү принциплары, озак вакыт урын өстендә яту сәбәпле килеп чыгарга мөмкин авыруларга каршы профилактика чаралары, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү нигезләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса