Өченче буын мәктәбе кабат укучылар җыйды
Бүген район мәдәният йортында "Өченче буын Университеты" программасы нигезендә укуларның ачылу тантанасы булды.
Әлеге программа нигезендә пенсия яшендәге кешеләр укыячак. Бу юнәлеш өч ел рәттән эшләп килгән. Быел да ундүрт кешедән торган бер группа Балык Бистәсендә, икенчесе Югары Тегермәнлек авылында белем алачак.
Тантананы Россия пенсионерлар союзының Балык Бистәсе җирле бүлеге председателе Анатолий Автономов ачып җибәрде. "Бүген бездә өч вакыйга бар. Өченче буын мәктәбенең ачылу тантанасы, хокук белеме мәктәбе нигезләре кертелү һәм күңел ачу программасы булачак. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм",-диде ул. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Минзия Валиева барысын да бәйрәм белән котладылар. Укуларда актив катнашуларын теләделәр.
Бу уку елында компьютер грамоталыгыннан тыш хокук белеме мәктәбе нигезләре дә укытылачак. Дәресләрне мәгариф бүлеге, ЗАГС, халыкны социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, шифаханә, коммуналь хуҗалык белгечләре дәрес бирәчәкләр. Анатолий Автономов әйтүе буенча, дәресләр коры лекциягә генә корылмаган, биредә укучыларның бер-берсе белән аралашып, сораулар биреп, җаваплар эзләү формасында барачак икән.
Чыгышлардан соң тантанага килгән пенсионерлар күңелле концерт программасы карадылар.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев