"Бәхетле көннәр"не быел ук эләктереп калырга була
Социаль мәсьәләләр

"Бәхетле көннәр"не быел ук эләктереп калырга була

ТР дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга гаиләләрне рәсми рәвештә теркәү көненә бронь ясап була.

Казанның яшь парлары Киров, Идел буе районнарындагы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә, шулай ук "Казан" гаилә үзәгендә үзләренә ошаган вакытны һәм көнне сайлый ала, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Датаны алдан сайлар өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының "Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтләре" бүлегенә керергә һәм онлайн-гариза бирергә кирәк.

Киләсе елның "бәхетле көннәре" - 16.06.2016 һәм 20.06.2016 кебек даталарга чират булырмы, вакыт күрсәтер.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48990

Фото: http://www.genckolik.net/gkup/en_guzel_gelin_resimleri.jpg


гаиләләрне рәсми рәвештә теркәү

Нет комментариев