Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бер фикердә булып эшлиләр

"Росгосстрах"ның Балык Бистәсе участогы коллективы шушы көннәрдә генә хезмәттәшләре Трой-Урай авылы халкына хезмәт күрсәтүче Светлана Галлямованы олы юбилее белән котладылар.

Биредә хезмәткәрләрне хөрмәтли беләләр. Эш күрсәткечләре аз гына түбән төшә башласа бергәләшеп аны җайга салу чарасын күрәләр. Билгеле инде, күп нәрсә хезмәткәрнең авылдашлары белән дустанә мөнәсәбәттә эшли белүенә бәйле. Светланага бу яктан тел-теш тидерерлек түгел , авыл халкы белән аңлашып эшли ул. Аннары кешеләргә ярдәмчел булуы өчен дә күпләр үз итә аны. Берничә ел элек, әнә, Трой-Урай авылында мунчасы, берникадәр вакыт үткәч Гремячкада сарай янгач ул бар эшен ташлап аларга ярдәмгә ашыккан. Тиз арада кирәкле документ, белешмәләрен туплап иминият килешүендә каралган сумманы алырга ярдәм иткән. Әти-әнисенең дә үз вакытында балаларына тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтүенең дә файдасы тигән. Мәктәпне тәмамлагач ул Казан кулинария училищесын тәмамлаган. Шуннан соң аны шәһәрнең абруйлы фабрикасына эшкә билгеләгәннәр. Күңеленә ятышлы хезмәтенә сөенеп, туган ягыма кайтмам инде дип уйлый кыз. Әмма язмыш үзенчә эш итә. Көннәрнең берендә әнисе авырый башлагач ул туган авылына кайта. Хуҗалыкта хисапчы вазыйфасын башкара. Аннары авыл җирлеге җитәкчеләре аны балалар бакчасына билгелиләр. Авылда озак еллар иминият хезмәткәре булып эшләгән Галина Смелова лаеклы ялга киткәндә аны үзенә алмаш итеп әзерли. Шул көннән башлап дистә елга якын инде ул авылдашларына хезмәт күрсәтә. Коллективта эшләүчеләр белән бер фикердә булып, хезмәт куялар алар.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәткәрләрне хөрмәтли беләләр