Бүген Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы хөкүмәтенең республикабызга эшкә килгән табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирү программасы кысаларында төзелгән ике фатирны ачу тантанасы булды.
Табиб-хирург Лев Талалин белән табиб-анестезиолог Азим Кәримбаевка фатир ачкычларын район башлыгы Илдар Таҗетдинов, баш табиб Мансур Китаев тапшырдылар.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев