Балык Бистәсендә кызлар күбрәк дөньяга киләләр
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсендә кызлар күбрәк дөньяга киләләр

Ел башыннан районыбызда 151 гаиләгә бәхет елмайган: 77 кыз, 74 малай дөньяга аваз салган.

Малайларга -Кәрим, Әмир, Дамир, кызларга - Зәринә, Азалия, Амелия исемнәрен кушканнар. Алар белән беррәттән - Афина, Данилина, шулай ук халкыбызның борынгы исемнәре Йосыф, Хәфизәләр дә бар. Исеме җисеменә туры килсен, әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстерергә насыйп булсын, дип телисе генә кала.

Нет комментариев