Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсендә авырулар (мөмкинлекләре чикле булган кешеләр) социаль пакетны сайлау ягындамы

Күрше хатын сулышы кабып йөгереп кергәндә көн кичкә авышкан иде инде.

"Зинһар авылга кайтып килик әле. Әнкәйнең дарулары беткән",-ди бу. Андый вакытта ничек тыңламыйсың, район үзәгендәге даруханәләрнең берсеннән дарулар алдык та кайтып киттек инде. "Менә бер кабы-800 тәңкә, аена ике кап кирәк",-ди ханым. "Андый авыруларга даруларны бушлай бирергә тиешләр бит",-димен. "Тиеш тә алдагы елларда авыруы бик көчле булмагач, шул тамаша дару кирәк түгел иде. Шуңа күрә cоциаль пакеттан баш тарткан идек.Соңгы ярты елда авыруы көчәйде, кыйммәтле дарулар кирәк була башлады. Яңадан соц.пакетка күчмәкче идек тә, больницада да, пенсия фондында да соң инде, 1 октябрьне көтәргә кирәк диделәр". Шушы әңгәмә әлеге язмага алынырга этәргеч бирде.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Елена Марясова әйтүенчә, безнең районда федераль ташламаларга ия булган 3460 кеше яши икән. Шуларның 2210 ы социаль пакеттан баш тартканнар.
(Язманың тулы варианты белән газетабызда таныша аласыз)
Илгиз Җамалиев.
фото:Ukhtagrad.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев