Балык Бистәсе салым инспекциясе 26 мартта Ачык ишекләр көне үткәрә
Салым службасы 2016 елның 26 мартында 10.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә салым түләүче физик затлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Бу чара кысаларында салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәргә,нинди срокларда физик затларның керемнәренә салым буенча декларация тапшырырга кирәклеге, ничек итеп салым суммасын киметергә, Россия Салым службасының онлайн-сервисларыннан ничек файдаланырга һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук һәр кеше салымнар буенча бурычларының бармы,юкмы икәнен белә алачак.
Теләге булганнар шунда ук,әгәр тиешле документлары булса, салым декларациясен тутырып тапшыра алалар. «Ачык ишекләр көне»ндә һәр кеше кайда яшәвенә карамастан, «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына керә ала. Бу үзеңнең салым билгеләнә торган милек объектлары, бурычларың һәм башкалар турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев