"Быелгы тәүге куанычыбыз егет кеше",- диделәр район бала тудыру йорты хезмәткәрләре.
Яңавылдан Рашат һәм Эльвира Гыйлемҗановаларның гаиләсен ишәйткән әлеге бәхетле сабый 5 нче гыйнварда туган. Авырлыгы да егетләрчә булып, сау-сәламәт дөньяга килгән нарасыйга әти-әнисе Сәлим дип исем кушкан. Ә без, үз чиратыбызда, Сәлимнең аягы җиңел булсын, бәхетле сабыйлар районыбызда артып торсын дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев