Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балалар һәрчак ата-аналарын көтәләр-Фотолар

Ата-ана йорты якынрак булса да

"Акчарлак" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютның капкасын ачып кергәндә хезмәткәрләрнең берсе нәниләрне таганда атындыра иде. "Апа сәлам",-дип хор белән каршы алды алар безне. Биредә нинди генә шартлар булдырырга теләсәләр дә, балалар барыбер ата-аналарын көтәләр.

Югары Тегермәнлек авылындагы балалар йорты 2004 елда ачыла. Бүгенге көндәге эшчәнлеге турында директор Илгизәр Шакировның сөйләвен үтендек.

-Безнең приютта тормышлары авыр хәлдә калган балалар яши. Егерме дүрт тәрбияләнүченең ундүрте безнең районныкылар, җидесе Чистай, икесе Кайбыч, тагын икесе Биектау районыннан. Алар тулысынча дәүләт тәэминатында яшиләр. Безнең төп бурычыбыз-бала шәхесе үстерү, физик һәи психологик яктан сәламәтлеген ныгыту, иҗади хезмәте өчен шартлар тудыру. Безнең тарафтан аларга педагогик, хокук, психологик, медицина һәм башка социаль ярдәм күрсәтелә. Өч тапкыр ашату оештырылган, балалар каралган, сау-сәламәтләр. Һәрберсе өчен шәхси программа төзелгән. Килеп кергән вакытта авырырак булса да, приют тормышына тиз ияләшәләр. Балалар ямансуларга ирек бирмиләр, бер-берсе, бүлмәләр белән таныштыра башлыйлар. Унҗиде бала мәктәптә укый, берсе коррекцион класста, бишесе беренче сыйныфка керделәр. Гаиләдәге бала ике сәгатьтән соң өенә кайтып китә, ә безнекеләр приютка. Яхшы билге алсалар, шатлыкларын безнең белән уртаклашалар. Алар өчен алты түгәрәк эшләп килә-"Фантазерлар", "Кәгазь дөньясы", "Оста куллар", спорт һәм башкалар. Күптән түгел Болгар, Биләргә экскурсиягә бардылар, ике тапкыр Чистайда "Раздолье" балалар лагеренда ял итеп кайттылар. Быел кабат ремонт ясадык. Биредә балаларга яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, һәр җирдә тәртип, чисталык. Киемнәр сатып алу өчен хөкүмәттән тыш, спонсорлар ярдәм итә. Үзебезнең хәериячеләребез бар. Быел мәктәпкә барысы да яңа формалардан укырга киттеләр. Һәркайсының өчәр пар аяк киемнәре бар. Канцтоварлар белән тәэмин итүне әйтеп тә торасы юк, алары һәр көн кирәк.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Рамил Имамов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар көтәләр