Аларның хезмәтләреннән һәркем канәгать
Мин аның белән рейска чыгар алдыннан очраштым. Автовокзалның касса бүлегендә юл кәгазьләрен алу белән мәшгуль иде Мирхәт Гатауллин. Һәрвакыттагыча йөзендә җитдилек, үз-үзенә ышанучанлык чагылды.
-Казанга барышым. Көндәлек эшем булса да һәр көнем җаваплылык өсти. Пассажирларны исән-имин йөртү безнең бурыч бит ул. Юлга чыкканчы техниканы әллә ничә кат карап, барлап чыгам, – ди ул.
1984 елдан бирле әлеге предприятиедә ул. Заманында җиңел машина да йөрткән, йөк машиналары белән ерак рейсларга да йөргән. Ә 1992 елдан автобуста пассажирлар йөртү хезмәтендә Мирхәт.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз КАЮМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа