5-6 сентябрь көннәрне "Финанс грамотлык" дигән акция үткәрелә
5-6 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында, шулай ук безнең районда да "Уку йортында финанс грамоталык көне" дип аталган Бөтенрәсәй акциясе узачак. Ул ачык дәрес, лекция, мастер-класс һәм интеллектуаль уеннар рәвешендә булачак.
Әлеге акция укучыларның Россия финанс базары, аның структурасы, функциясе, продуктлары турындагы хәбәрдарлыгын арттыру юнәлешендә эшләнелгән.
Ачык дәресләр барышында укучылар финанс ресурсларны рациональ куллану нигезе һәм финанс хезмәте юнәлешендә грамоталы эш алып бару ысуллары белән танышачак.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев