Зәкиҗан ( (Ватан сугышы батыры Зәки Шәмәрданов истәлегенә)
Биектау яклары гүзәл, Кешеләр монда уңган, Шушы төбәктә үсте Безнең батыр Зәкиҗан. Кушымта: Син бит безнең кадерлебез, Үрнәк булдың яшьләргә, Синең йөргән сукмакларда Язын чирәм яшәрә. Аның холкы охшаш диләр Шәмәрдән бабасына, Ул иң чибәрләрдән булган Егетләр арасында. Бәхтияр чишмәсе суын Эчеп үскән Зәкиҗан, Сугышта батырлыгына Хәттә Жуков таң калган....
Биектау яклары гүзәл,
Кешеләр монда уңган,
Шушы төбәктә үсте
Безнең батыр Зәкиҗан.
Кушымта:
Син бит безнең кадерлебез,
Үрнәк булдың яшьләргә,
Синең йөргән сукмакларда
Язын чирәм яшәрә.
Аның холкы охшаш диләр
Шәмәрдән бабасына,
Ул иң чибәрләрдән булган
Егетләр арасында.
Бәхтияр чишмәсе суын
Эчеп үскән Зәкиҗан,
Сугышта батырлыгына
Хәттә Жуков таң калган.
Батыр дигән исемне
Юкка бирмиләр аны,
Безнең Зәкиҗаныбызның
Бик еракларда даны.
Миннур Сафиуллин
Фото liveinternet.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев