Шигърият
Зәкиҗан
(Ватан сугышы батыры Зәки Шәймәрданов истәлегенә)
Биектау яклары гүзәл,
Кешеләр монда уңган,
Шушы төбәктә үсте
Безнең батыр Зәкиҗан.
Син бит безнең кадерлебез,
Үрнәк булдың яшьләргә,
Синең йөргән сукмакларда
Язын чирәм яшәрә.
Аның холкы охшаш диләр
Шәмәрдән бабасына,
Ул иң чибәрләрдән булган
Егетләр арасында.
Бәхтияр чишмәсе суын
Эчеп үскән Зәкиҗан,
Сугышта батырлыгына
Хәтта Жуков таң калган.
Батыр дигән исемне
Юкка бирмиләр аны,
Безнең Зәкиҗаныбызның
Бик еракларда даны.
Миңнур Сафиуллин.
Балыклы Чүкәй авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев