Юкка чыккан авыл нигезендә…
Нигезләрдә әрсез кычытканнар,
Өтеп- өтеп ала карашны.
Искән җилне чага зәһәрләре,
Саркып куя язмыш ярасы.
Нигезләрдә сантый тигәнәкләр,
Килүчегә ачык хуҗалар.
Чалбар балагыннан тоталар да,
Иңбашына куллар сузалар.
Нигезләрдә татлы эрем исе,
Ул хушбуе авыл җиренен.
Сөртә- сөртә атлыйм авыл буйлап,
Монда тагын кайчан килермен.
Мөрҗаларда чәүкә патша бүген,
Канат кагышлары гел үзгә.
Бөкересен тезләренә салып,
Авыл кереп бара буз көзгә.
Нигезләрдә буш нигезләр ята,
Булган авыл, бүген юк менә?
Кычыткаңнар чаккан җилләр генә,
Арка кашытырга иелә
Бирче бер бөртеген үлмием диеп,
Күз яшемне ничәү ялварды.
Дингез булып калды күз яшьләрем,
Күуңел сулкып -сулкып моңланды..
…Уткән йөрәкләрне тырнады…
РS:Шөкер безнең нигезләр исән- имин
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://lawfilter.ertelecom.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев