Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Һәйкәлләрсез генә

Һәйкәл куяр идем исән чакта,

Үпкәләрсен кебек тоела.

Түлиселәр һаман ишәяләр,

Бурыч булып һаман җыела.

Телефонда һаман синең аваз,

Нинди хисләр сине җилкетә.

Тойгыларга түзеп булмаган чак,

Син яшисең нинди киңлектә?!

Әллә инде бер дә йокламыйсың-

Йоклаганда сине ишетәм.

Еш килмисең никтер, тик керәсең

Нәкъ көткәндә генә ишектән!

Әниләрнең кадере кыйммәтләнә

Яшьләр олыгайгач, бес тешкәч.

Гомер буе бер сүз кабатладык:

Кадерләрбез әле буй үскәч!

Буй да озын бүген, акыл да бар,

Вакыт кына суза араны.

Әй ул вакыт күпме яра салды,

Кем төзәтер салган яраны?

Онытылып, онытып мәшәкәтен,

Бер хис алып сусау җаныма,

Һәйкәлләрсез генә, бүләк булып

Кайтып киләм синең яныңа...

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев