Җырлы иттең
Шигърият

Җырлы иттең

Ябалак җырын тыңлыйм мин,

Куеп төнне иңемә.

Мине җә җырлы иттең син:

"Хуш мәңгегә!"-дидең дә.

Төн пәрдәсе урап алды,

Үрмәкүч җәтмәседәй.

Синең игезәгең юкмы?-

Табалмыйм кеше синдәй.

Төн белән көн алышынды,

Кавышты ак һәм кара.

Хәлем аңларга теләсәң,

Минем күк сөеп кара.

Дания Нәгыймуллина,

Югары Тегермәнлек.

Фото: редакция архивыннан алынды.


Нет комментариев