Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Яшиселәр килә моң-зар калдырмыйча дөньяга

Эх яшисе иде шундый итеп,

Дус- туганнар белән бергәләп.

Күтәрелеп тормыш үрләренә,

Үрмәкүчләр кебек үрмәләп.

Әйтте язмыш мангайларга сугып,

"Бул син егет, сынмас, сыгылмас!",

Абынганнар була , ялгышлар да,

Тик җаныбыз булсын егылмас.

Дөнья мәшәкатен сыкранмыйча,

Күтәрүләр кирәк, кирәк ул.

Кешеләргә гомер бер бирелә,

Китеп китмэүчеләр сирәк ул.

Яратасы килә шундый итеп,

Йөрәккәйләр ялкын- ут чакта.

Пышылдыйсы килә:" яратам",- дип

Алып сине кайнар кочакка

Парлы типсен һәрчак парлы йөрәк,

Гүя, тормыш куя таләбен.

Язмышын да кире борып була,

Таба белсәң әгәр әмәлен.

Яшеннәрне иярләгән булды,

Йөгәнләгән чаклар дулкынны.

Шарлавыклар тартып алганда да,

Исән -имин чыктык упкынны.

Буыннардан буыннарга күчкән,

Фатыйхалар күңел түрендә.

Безнең нәсел гомер көчле булган,

Мөнәрләрдә шөкер бүген дә.

Яшәдек без, әле яшибез дә,

Диңгез булып ташып ярларга.

Башлар иелмәсләр, шулай булыр,

Шулай булыр тәндә җан барда.

Эх яшисе иде шундый итеп,

Моң- зар калдырмыйча үткәнгә.

Ходай безгә бәхет, саулык бирсен,

Гомер бирсен, гомер көткәнгә.

Маймыч булмасак та, ятьмәләрдән,

Сикереп чыга белдек кирәктә.

Акланмадык , юкка вакланмадык,

Шуңа кадерле без бигрәк тә.

Эх яшисе иде шундый итеп,

Яшэүләрдән дәрман- дәрт алып.

Матурлыкта гына гомер үреп,

Тормышлардан ямь һәм тәм табып.

Эх яшисе иде матур итеп...

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев