Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Ялгыз йорт

Шигырь

Чәче тузган ялгыз карчык сыман
Карачкыга әверелгән бер йорт.
Тәгәрәшеп үскән балаларын
Еллар буе көтә, өзми өмет.

Үксез бала сыман явызларның
Кимсетүләренә күпме түзгән!
Матур гөлләр үскән тәрәзләрдә
Үрмәкүчләр күптән челтәр үргән.

Шыксыз яңгырлар юып киптергән
Морҗага сеңгән корымын.
Ачы җилләр үткен тешләр белән
Суыра, гүя, һәрбер кадагын.

Йөгереп йөргән тар сукмакларда
Үләннәр үсеп, саргаеп кипкән.
Телгәләнгән ялгыз йортны жәлләп,
Ак каен да башын түбән игән.

Шау-гөр килеп торган гүзәл нигез
Белмәгәндер ялгыз каласын.
Череп, таушалып авышса да,
Өметен өзми, көтә хуҗасын.

Гөлбаниз Сәгыйдуллина.

фотоfishki.net

 

http://kazanutlary.ru/?p=46414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса