Яңгыр ява!
Шигърият

Яңгыр ява!

Яңгыр ява...

Яңгыр тамчылары
Энҗе кебек җиргә сибелә:
кайсы бии, кайсы йөгерешә.
Кайсы тама үлән очларына,
Кайсы тама
җанның кара почмагына...

Яңгыр ява!
Чыланудан куркып,
кайсы чаба, кемдер йөгерә.
Ә кайсысы
йөзен шул яңгырга куеп,
сабый бала кебек сөенә...

Яңгыр ява!
Безнең яшәешкә
Гаҗәпләнгән кебек Күкләр дә.
Табигатьне генә түгел,
Безнең күңелләрне
Чистартмакчы бүген Җир-Ана!

Чистарасы килә...


Сурия Мингатина


Нет комментариев