Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Яңа елның энҗе кары ява

Яңа елның энҗе кары ява,

Сукмакларга җәеп ак бәрхет

Телик дуслар бу көн һәммәбезгә,

Шатлык- куанычлар, ак бәхет.

Чын күңелдән ихлас теләк теләп,

Яңа елны көтеп аласың.

Яңа елда теләк теләшегез,

Җаныбызда өмет яңарсын.

Ышанычлы атлап керик әле,

Җырлап керик яңа елларга.

Ялкынлансын гомер учаклары,

Нурлар түшәп үтәр юлларга.

Сагынырбыз, сагынмыйча булмас,

Истә калган иске елларны.

Багышлыйкчы бүген Яңа елга,

Өмет тулы дәртле җырларны.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев