Вазыйх Фатыйхов:Сөю хисе мәңгелек
Бер күрүдә гашыйк булып кара, Мәхәбәтне аңлар өченгә. Янып кара сөю утларында, Булып кара гыйшык хисендә. Татып кара , бер яратып кара, Син аңларсың сөю барлыгын. Мәхәббәтнең ни икәнен әйтер, Миңа барган һәрбер адымың. Сөеп кара, янып,пешеп,көеп, Булдыра алсаң калып очкынга.. Мин булырмын һәрчак янәшәңдә, Йөрәгеңдә, сөю учыңда. Кабатлармын һәрчак...
Бер күрүдә гашыйк булып кара,
Мәхәбәтне аңлар өченгә.
Янып кара сөю утларында,
Булып кара гыйшык хисендә.
Татып кара , бер яратып кара,
Син аңларсың сөю барлыгын.
Мәхәббәтнең ни икәнен әйтер,
Миңа барган һәрбер адымың.
Сөеп кара, янып,пешеп,көеп,
Булдыра алсаң калып очкынга..
Мин булырмын һәрчак янәшәңдә,
Йөрәгеңдә, сөю учыңда.
Кабатлармын һәрчак сөю сүзен,
Күкләр, җирләр, сулар аркылы.
Мин ышанып яшим мәхәббәткә,
Ышандыра сөю барлыгы!
ВАзыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев