Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов:"Хисләремне учларыңа ачып саласым килә"

Җырланмаган җырым син

Сиңа атап күпме җырлар яздым,

Иң матуры булыр бу җырым.

Син бит минем бердәнберем җаным,

Карашымда җылы күз нурың.

"Йөрәгемдә нинди хисләр барын,

Учларыңа килә саласым.

Җаным үтә күреп,барсын белеп,

Хәлләремне минем аңларсың"

Сүзен язам, көен үзем көйлим,

Бу җыр булыр бердәнбер генә.

Җыр агылыр уртак хисләр белән,

Сакланыр ул йөрәк түремдә.

Әйләнәм дә кайтам үткәннәргә,

Шуннан алам илһам җырыма.

Кабатланмас сүзләр агыладыр,

Бу җыр уртак сөю турында.

Үзем тыңлыйм, үзем елыйм кайчак,

Шулкадәрле таныш сүзләре.

Яз җылысын тоям һәр минутым,

Бер дә килмәс кебек көзләрем.

"Йөрәгемдә нинди хисләр барын,

Учларыңа килә саласым.

Җаным үтә күреп,барсын белеп,

Хәлләремне минем аңларсың"

Күкләр иңләп,дәрьяларны гизеп,

Кабатлана татлы бу җырым.

Мин бәхетле сиңа багышланган,

Сөю җырым белән күз нурым.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев