Вазыйх Фатыйхов; Ташлап китмә әнкәй"
Ташлап китмә әнкәй
Өметтә янганда ни булды әнием,
Хәлсезлек яткырды мендәргә.
Ачы җил сарылды,кыраулар кагылды,
Гөрләшеп яшәгән көннәрдә.
Ташлап китмә әни, ташлап китмә зинһар,
Матур бит син булгач яшәргә.
Калдырма канатсыз, кояшсыз, һавасыз,
Чылатма син безне яшьләргә.
Сиздерми күзләрең. үзгәрми йөзләрең,
Булса да хәлләрең бик авыр.
Без диеп яшәдең,авыр сүз дәшмәдең,
Булдың шул һәрвакыт бик сабыр.
Янәшә син кирәк , кыйммәтле син димәк,
Кал әле, кал әни яннарда.
Әниле тормышка, язмышка ни җитә,
Бик рәхәт бит безгә син барда.
Ташлап китмә әни, ташлап китмә зинһар,
Матур бит син булгач яшәргә.
Калдырма канатсыз, кояшсыз, һавасыз,
Чылатма син безне яшьләргә.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев