Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Син яратсаң, башкаларның яратуы кирәкми

Кайнар сөю учагы

Син ярату олы бәхет,

Ул күпләргә эләкми.

Үзем өчен-башкаларның,

Яратуы кирәкми.

Синең ярату тәмле бит ,

Гүя, җиләк татыйсың .

Үз-үзеңне бу дөньяда,

Әллә кемдәй саныйсың.

Кабатланмый,синең хисләр,

Җылы, кайнар, ялкынлы.

Син бит җаным мәхәббәттә,

Шулкадәрле акыллы.

Күңелгә үтә сүзләрең,

Шашып назга төрәсең.

Син сөюнең әлифбасын,

Бик тә яхшы беләсең.

Онытырга теләсәң дә,

Онытам димә сине.

Әйтерсең лә син сөюдә,

Зөһрә,Ләйләләр тиңе.

Син булмасаң Кояш чыкмас,

Йолдызлар янмас сыман.

Синең янда мин үземне,

Бик тә бәхетле тоям.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев