Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Пышылдармын: калдыр, хисләр тулы, Язлар көткән сары көземне.

Гомер юлы

Кайтавазлы минем һәр фасылым-

Кышым, язым, көзем, җәем дә.

Учка салып үлчим гомер юлым,

Шундый кыска кебек, түгел дә.

Әнә генә, буй да җитәр сыман,

Яңгыр сулы яшел чирәмем.

Мин калдырган чуклы хатирәдән,

Сәлам бирә кебек үткәнем.

Бу сәхнәдән килә кызлар тәме,

Истәлеге, гүя, шул чорның.

Тузанында калдык бөтерелеп,

Алып очкан яшьлек-елгырның.

Эх, ул тәме безнең сөюләрнең,

Сагындыра һаман,әле дә.

Без сөюнең чын коллары идек,

Сөйдек Таһир -Зөһрә хәлендә.

Шулкадәрле самимиләр идек,

Җил дә тидермәдек хисләргә.

Мең рәхмәттә яшим әле дә мин,

Серебезне бүлгән кичләргә.

Ышыклады безне вәгьдә сүзе,

Ап-ак кульяулыкка чигелгән.

Бик кайтасы килә шул елларга,

Сүтә-сүтә барысын киредән.

Кабатланыр язлар, кабатланмас,

Иренемә сулыш өргәнең.

Синдә сакланамы, минем әнә,

Өстәлемдә тәүге бүләгең.

Син курыктың кулым ычкынудан,

Мин курыктым сине җуюдан.

Нинди тәмнәр тапты икән язмыш,

Безнең мәхәббәтне кыюдан.

Ихлас яратсак та,ике юлдан,

Китеп барды ике яраткан.

Кавышмады башка безнең юллар,

Юксынулар кайтты ерактан.

Син башкада бүген, мин башкада,

Күрешкән юк инде күптәннән.

Көтеп алган язлар кайткан сыман,

Хатирәләр генә кайта үткәннән.

Гомер юлы, кыска, озын да ул,

Җилдерәдер тормыш арбасы.

Без юлаучы гына, белмибез шул,

Кемнәр, кайчан төшеп каласын.

Язмыш әгәр гафу сорый калса,

Һәм дә көтсә җавап сүземне.

Пышылдармын: калдыр, хисләр тулы,

Язлар көткән сары көземне.

Калдыр мине уйлар акылымда,

Хисләремә берүк кагылма.

Еллар белән кеше кайта икән,

Үткәненә, бары, барына.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: dert.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев