Вазыйх Фатыйхов: " Мин дә " диген
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: " Мин дә " диген

" Миндә" диген Шундый янып йөрим, көеп йөрим, Ялкынланып яна бер учак. Чакырасы килә сине шул учакка, Юкса ,безнең парлап янар чак Учак дөрли, яна, ялкынлана, Очкын эзли очкын учактан. Дөрли- дөрли бер янасы килә, Сөю булып синең кочакта. Иркәләле мине назларында, Мәхәббәттән җаным язлансын. Сине көтә күңел, юкка түгел,...

" Миндә" диген

Шундый янып йөрим, көеп йөрим,

Ялкынланып яна бер учак.

Чакырасы килә сине шул учакка,

Юкса ,безнең парлап янар чак

Учак дөрли, яна, ялкынлана,

Очкын эзли очкын учактан.

Дөрли- дөрли бер янасы килә,

Сөю булып синең кочакта.

Иркәләле мине назларында,

Мәхәббәттән җаным язлансын.

Сине көтә күңел, юкка түгел,

Хисләремне үзең аңларсың.,

.

Ярат әле, ярат шундый итеп,

Сусау булып тамыйк ялкынга.

" Мин дә" диген, " Миндә", " Миндә" диген-

Бу сүз тора миңа алтынга!

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев