Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Кайткан бала,үксеп-үксеп елый

Ташландык йортта Кайткан бала,үксеп-үксеп елый, Капка йозагына ябышкан.

Агачларның сары яфракларын,

Җил тузгытып йөри адашкан.

Тәрәзәдә моңсу челтәр күзе,

Карашында сагыш ялкыны.

Басып торган җирдән җанга үтә,

Бу мизгелнең ачы салкыны.

Әрем-кычытканнар хуҗа монда,

Алары да башын салганнар.

Чәүкә,чыпчык зурлап сәлам бирә,

Хәлне аңлар өчен алар бар.

Җил куптарып үткән түбә читен,

Ыңгырашып тора калае.

Терәү көтә капка баганасы,

Һәр нәрсәнең бар шул үз җае.

Күрше-күлән капкасы да бикле,

Өйдә юклар бугай алар да.

Көз җитүгә чыгып китә картлар,

Көн күрәләр әллә кайларда.

Карап тора бала нигезенә,

Эчтән генә укый догасын.

Кемнәр уйлаган да, кемнәр белгән,

Шушы йортның ялгыз каласын.

Унбер бөртек үскән иделәр бит,

Суынмады өйнең идәне.

Вакыт юк шул йортны яңартырга,

Бүген һәммәсенең үз хәле.

Бала бүген йортка керми генә,

Мәҗбүр булды кире китәргә.

...Шыңшып-шыңшып төнен уянды ул,

Төшкә керде йорты, битәрләп.

Вазыйх Фатыйхов.

,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев