Вазыйх Фатыйхов каләменнән:Сөю диагнозын беләм
Син минем шәфкать туташым
Син минем шәфкать туташым
Җанымны дәвалыйсың.
Бер сүзең дә миңа дәва,
Тоям, шуны аңлыйсың.
Син икәнен белү белән,
Иркәләнәсем килә.
Аңлыйсыңдыр, сизәсеңдер,
Дәвасы бары синдә.
Мондый чакта мин бәхетле-
Шәфкать туташым янда.
Берәү генә дару була,
Сөюгә сусау җанга.
Авырта йөрәгем кайчак,
Син җитмәүдән авырта.
Дәвалаудан мине җаным,
Беркайчан да ялыкма.
Дару көтәм синнән генә,
Мәхәббәттән авыртам.
Үзем беләм, диагнозы-
"Мин бит сине яратам"!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев