Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Кыйммәт язмыш елларым"

Гомерләр яшендәй бер ара

Сәгать бара, еллар ага,

Табигый халәт.

Ни мәгьнә соң утырудан,

Үткәнне җәлләп.

Үпкән, кочкан, артта калган,

Димәячәкмен.

Үткәннәргә мең кабаттан,

Мин киләчәкмен.

Анда минем тәүге сөю,

Һәм соңгысы да.

Сагышларым, шатлыкларым,

Бар тормышым да.

Анда минем ялкынланып,

Янган чакларым.

Сүнмәгәндер мин кабызган,

Җан учакларым.

Яшьлек белән ялгышулар,

Соңарулар да булды.

Өлгермәдек кайчакларда,

Урадык туры юлны.

Бәхет гел янәшә булды,

Үтәр юлларда.

Кайтамын да баш иямен,

Үткән елларга.

Үткәннәрдә- биниһая,

Кыйммәт язмыш елларым,

Сабак алыр ялгышларым,

Югалту, табышларым.

Сәгать бара, еллар ага,

Хатирәләр яңара.

Гомер бик озын дисәк тә-

Яшен сызган бер ара ?!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев