Вазыйх Фатыйхов каләменнән:"Без бер адымда ялгыштан"
Без бер адымда
Без бер адымда ялгыштан,
Хәфеннән, сагыштан.
Югалтканнар янәшәдә,
Бар мизгелләр ялгышкан.
Бары бер генә адым шул-
Уй- фикернең арасы.
Кайчак серле караштан да,
Сукыр булып каласың.
Бары бер адым үлчәме-
Әнә генә , хыялың?
Аңламыйсың шул гомернең,
Бер куш учка сыйганын.
Бер адымда ялгышасың,
Уфтанасың , соң була.
Бәхет кошың учларыңда,
Шул арада юк була.
Бер адымда кеше җаны,
Төрләнәдер меңнәргә.
Бер ялгышка гомер буе,
Туры килә түләргә..
Кем соң белми , бер адымннан,
Үзгәргәнен язмышның.
Күргәнем бар күз яшьләрен-
Бер минутлык ялгышның.
Бер адымда кеше елый,
Икенчесендә көлә.
Һәр адымының кыйммәтен ,
Кеше тик соңлап белә.
Бер ялгыш адымы өчен,
Үкенгәннәр аз әллә.
Күпләребез бүгенге көн,
Яшибез шушы хәлдә.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев