Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Үз кояшың иң дә җылысы"

Үз кояшың булсын Үз кояшың булсын җылытучы, Тәнең, җаның һәм дә күңелне. Үз кояшың булсын яктыртучы, Бары синең сөю күгеңне. Бары ул кояшның нурларында, Назланырга язсын гомергә. Көн туамы, әллә төн туамы, Чыгу, баю булсын гел бергә. Үз кояшың булсын, салкыннарда, Колачына алып кочарга. Галәмнәрне иңләп кагынганда, Пар канатың булып...

Үз кояшың булсын

Үз кояшың булсын җылытучы,

Тәнең, җаның һәм дә күңелне.

Үз кояшың булсын яктыртучы,

Бары синең сөю күгеңне.

Бары ул кояшның нурларында,

Назланырга язсын гомергә.

Көн туамы, әллә төн туамы,

Чыгу, баю булсын гел бергә.

Үз кояшың булсын, салкыннарда,

Колачына алып кочарга.

Галәмнәрне иңләп кагынганда,

Пар канатың булып очарга.

Үз кояшың булсын, һәр минутта,

Үземнеке диеп дәшәргә.

Кайтавазлар килә:" Мин кояшың",

Тоям сине кабат янәшә..

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев