Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Язмыш сакау кала кайчакларда"

Сакаулана язмыш кайчакта

Үкенмәгән кеше күргәнем юк,

Һәркемнең бар тормыш үлчәве.

Шул үлчәүгә сала үткәннәрен,

Барлый шунда язмыш үчләвен.

Үкенмимен, шөкер,дисәгез дә,

Үкенечләр яши җаннарда.

Соңга калганнар бар күрешергә,

Китеп югалганнар таңнарда.

Сызып ташлап буламени җаннан,

Вәгьдәләрне чынга ашмаган.

Азмы җаннар, сызып үткәннәрен,

Өр-яңадан барсын башлаган.

Кадер күрсәтергә вакыт җитми,

Югалтканнар азмы якынын.

Бүгенге көн һич кызганмас иде,

Йөрәгенең соңгы ялкынын.

Гафу сораучылар елап-сыкрап,

Язмыш чиратына тезелгән.

Сусау өмет кенә агачыннан,

Көзге яфрак сыман өзелгән.

Бер киселгән телем ябышмастыр,

Сулары да кире акмастыр.

Мең тезләнеп, мең кат үтенсәң дә,

Үткән еллар башка кайтмастыр.

Терсәкләрне тешләп булмаганын,

Үкенүләр искә төшерә.

Җиде үлчәп, бер кат кискәндә дә,

Чит түгел шул хата кешегә.

Утлы күмерләрне кабат-кабат,

Алганнарны беләм учактан.

Акча белән яшәп, бергә йоклап-

Бар мәхрүмнәр җылы кочактан.

Бер тырмага унар кабат басып,

Азмы маңгайларын канаткан.

Язмыш сакау кала кайчакларда,

Безне күзләп читтән, ерактан.

Үкенүләр җанда яшәсә дә,

Гомер үкенергә язмасын.

Ни әйтсәң дә, үзеңнеке бар да,

Үз язмышың үзең язасың,

Үкенечкә берүк калмасын!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: 078.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев