Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Яшьлекләрдән сөю кайтавазы
Яшьлекләрдән сөю кайтавазы
Бу тормышта кабатланмас инде,
Теләсәң дә кайбер мизгелләр.
Безнең кулдан күптән шуып чыкты,
Язмыш атын тыйган тезгеннәр.
Ике атылмас ул, теләсәк тә,
Баш очында сүнгән йолдызлар.
Мәхәббәтен бездән башласа да,
Бүген башкаларда ул кызлар.
Теләсәктә , инде шул кичләрнең,
Учагында күмер сүнгәндер.
Без гашыйклар идек аерылмас,
Бүген икебез дә бүтәндер.
Бу тормышта кабатланмас инде-
Үткән белән бүген арасы.
Бөтенесен дәваларга була,
Тик төзәлми сөю ярасы.
"Үптем, кочтым", диеп, җиңел әйтү,
Йә кайсыгыз, белми тәмнәрен.
Иреннәрдән китми ихлас сөю,
Белмәдек без башка гамәлен.
Шашып-шашып, сулыш җитмәгәндә,
Сулыш алдым синең сулыштан.
Белмим ,күпме икән, бу тормышта,
Мәхәбәттә ялгыш ялгышкан.
Абынулар була, сөртенүләр,
Тик барыбер торып басасың.
Кем өйрәткән сөю әлифбасын,
Ялгышлардан ничек качасын.
Үткәннәргә мең кабаттан кайтып,
Үлчәүләргә салган чакларда:
Иң кыйммәте- синең газабыңны,
Ихлас сөю килә якларга.
Мәхәббәттән кем соң тилермәгән,
Аның өчен шашып йөрмәгән.
Бармы бу тормышта берәр гашыйк,
Ихлас сөю тәмен белмәгән.
Башым иям бик еш үткәннәргә-
Үткәнемә сөю мәктәбен.
Бер шигарем яшәр Һәрвакытта:
"Гомер илә насыйп итсен Ходай,
Көткәненә үзенең көткәнен.
Бер сулышта-мәңге гашыйклыкта,
Ике йөрәк бергә типкәнен!".
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев