Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Васыять итеп газиз улына"
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Васыять итеп газиз улына"

Бисмиллалы әнкәй телеме

Ипи валчыгының бөртеген дә,

Калдырмыйча әни өстәл җыя.

Кабып куя валчык, нидер әйтеп,

"Шөкер" сүзен ирененән тоям.

Ипи кискән саен , бисмиллада,

Әнием телем бүлә өстәлгә.

Онытмый һич, һәр утырган саен,

" Шөкер Тәңрем" сүзен өстәргә.

Искә төшерергә онытмый ул,

Оныкларга ипи кадерен.

Күз яшьләрен яшерә алмый кайчак,

Сызлатадыр яра бәгырен.

Ачлык күргән әни. Аның җанын,

Әрсез кычытканнар коткарган

Исән- имин калу бу золымннан,

Үзе бер батырлык саналган.

Ипи валчыгының һәр бөртеген,

Әни җыеп ала кулына.

Калдыра күк изге бу гамәлен,

Васыять итеп газиз улына.

Вазыйх Фатыйхов.


Нет комментариев