Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Уйланган мизгелдә
Уйларым тукталган мизгелдә, Җитмәде карашың җаныма.
Серләшер кешем бит син икән,
Ашкындым янәдән яныңа.
Уйнады уйларым, хисләрем,
Алар чын сөюгә шикләнмәс.
Сиңа дип саклаган йөрәк бар,
Сиңа ул беркайчан бикләнмәс.
Алдашу, хыянәт дәшкәндә-
Җавабым бер булыр: "Син тиңсез!".
Яшәсәм яшәрмен ялгызым,
Тик минут яшәмәм мин синсез.
Аңларга мәхәббәт кыйммәтен,
Кайтырмын карашың нурына.
Мин сиңа гашыйкмын бик серле,
Син маяк мәхәббәт юлыма,
Гел шулай бердәнбер бул гына!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев