Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Сөюнең берүзен калдырма юлларда
Сөюнең берүзен калдырма юлларда
Мәңгелек берни юк тормышта,
Бик кыска гомернең арасы,
Ничекләр ялгышмый барасы.
Бер учта барысы, барысы-
Шатлыгы, сагышы, ярасы.
Үкенеп кайтмаска елларга,
Ничекләр итеп соң уйларга,
Чыгарга томансыз юлларга.
Ялгышсыз булмыйдыр язмышлар,
Язмасын соңыннан еларга.
Бер генә гомерләр бирелә,
Юк чара кабаттан килергә,
Утларга яңадан керергә.
Агымсу урлаган бәхетне,
Кайтарып булмый ул кирегә.
Борылып-борылып карарсың,
Үтелгән адымың санарсың,
Сөюне офыкта табарсаң.
Ул кайтмас яңадан, соң булыр,
Үкенеч утында янарсың.
Мәхәббәт янәшә булганда,
Кочакка алырга торганда,
Бәхет кош кунганда кулларга.
Белеп кал син аның кадерен,
Калдырма берүзен юлларда.
Хис белән бергә-бер калганда,
Башыңны мең кабат иясең,
"Мин аны яратам",-диясең,
Бәһа юк бары тик сөюгә,
Тезләнеп алдына киләсең.
Гомерләр бер генә бирелә,
Юллар юк кайтырга кирегә,
Йөрәк бит сөюдән тилерә.
Бик кирәк югыйсә туарга,
Өйрәнеп мәхәббәт серенә.
Соң булса, соң булсын, уң булсын,
Үкенеч таммасын яшьләрдә,
Мөмкинлек булганда яшьнәргә.
Язса иде теләгән һәркемгә,
Яратып һәм сөеп яшәргә.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев