Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Сөю бер бирелә, ышанам"

Сөю бер бирелә, ышанам

Ихлас сөю өчен янып -көеп,

Гашыйк булу кирәк ихластан.

Мәхәббәтнең һәр ниргәсе серле-

Бер-берсенә хистән тоташкан.

Җил- яңгыры була, салкыннары,

Һәркем эзли җылы җанына.

Нәкь шул чакта, сәгать, минутында,

Бары сөю килә яныңа.

Әй назлана үзе, кабатланмас,

Ышанасы килә сөюгә.

Ышанасы килә бу тормышта-

"Сөю бер бирелә", диюгә.

Янасы да килә, көясе дә,

Сөю генә булсын янәшә.

Аңлыйсым да килми, санлыйсым да,

Сөю күзен гашыйк күрмәсә.

Ирен белән ирен күрешкәндә,

Сөю тәмен әгәр тоймасаң.

Буламы соң чын ярату хисе,

Икең бер кочакка сыймасаң.

Вәгьдә сүзе читтән күзләгәндә,

Әгәр бер көнләшеп алмаса.

Үлчәүләргә салу ни хәсият,

Үзең сөю белән янмасаң.

Чакрым белән чакрым арасы да,

Ни кызганыч,була төрлечә.

Ни тора соң сөю дигәннәре,

Утларына үзең кермичә.

Чыбылдыкка салып тирбәткәндә,

Бишегендә җырын сузганда.

Бер көй ишетермен хыянәтсез,

Ул яңгырар сөю булганда.

Үзең татып, үзең кичергәндә,

Берни җитми ихлас сөюгә.

Мин ышанам бүген чын күңелдән-

"Сөю бер бирелә",диюгә.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: gk170.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев