Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Сулыш җитми сине уйламасам

Сулыш җитми сине уйламасам

Сөю тәме килә иренеңнән,

Чәчләреңнән тәмле чәчәк исе.

Карашыңнан тама назлар гына,

Уятасың җанда язлар хисе.

Онытылам хәтеремне җуеп,

Кайнар кулларыңа башым куеп.

Тирбәләмен татлы сүзләреңдә,

Сөю эзлим серле күзләреңдә.

Әйтер сүзем әйтелмичә кала,

Вакыт шундый тоелмыйча ага.

Сагынамын кайчак хушлашмый да,

Табу кыен шул сусауга дәва.

Сөю кайнар, татлы искитәрлек,

Булган чакта икең буй җитәрлек.

Мең кат үлчим, уйлыйм адымнарым,

Аңлыйм,син булганда абынмамын.

Җылы килә синең йөрәгеңнән,

Мәхәбәттән торган теләгеңнән.

Яшәү дәрте, җанга дәрман алам,

Ходаемның шушы бүләгеннән.

Сөю тәме генә килә синнән,

Хушланамын хушбуй исләреннән.

Сулыш җитми сине уйламасам,

Сиңа атлыйм кабат хисләремдә.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев