Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Син рәшә, ә мин томан"

Син рәшә, ә мин томан

Икебез ике киңлектә-

Син рәшә, ә мин томан.

Син мине эзлисең бугай ,

Мин сине көтеп торам.

Тоташ билгесезлек кенә,

Икебезнең арада.

Җаннар сызлый, язмыш ,әнә,

Дәва эзли ярага.

Көткән чакта сәгате дә,

Елларга тоеладыр.

Сөйләр сүзләр, хисләре дә,

Бихисап җыеладыр.

Бушанасы килә шундый-

Кочып кочак җылысын.

Бик тоясы килә җанның-

Мәхәббәтнең олысын.

Сиңа гына атап әйтер,

Вәгьдәсе күптән әзер.

Үземнең һәр сәгатем дә,

Сиңарга бәйле хәзер.

Мин томан, ә син рәшә,

Икебез ике ара.

Сине ихлас яратуым ,

Сөю ярама дәва.

Дәвала йөрәк ярамны,

Соңарырсың югыйсә.

Гомер бер генә бирелә,

Килми ул әллә ничә.

Томан, рәшә таралганда,

Калыр ике җан бергә.

Дөрли өмет, сөю-учак-

Татлы хисләр күңелдә,

Мин хыялый әлегә,

Гашыйк сиңа әле дә.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: photocentra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев