Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Оныт барсын, оныта алсаң"
Оныт барсын, оныта алсаң
Оныт барсын, әгәр булдыра алсаң,
Бер мизгелең белән нокта куй.
Калсын бары безнең араларда,
Синең хакта булган изге уй.
Оныт барсын, башка яңартма да,
Үткәннәрне хәтер түреңнән.
Хисләремә башка кагылмасаң,
Мин синеке булмам бүгеннән.
Сиңа ачуланыр бер сәбәп юк,
Мәхәббәт ул тора хисләрдән.
Фасыллар да гел алмашып тора,
Җилләре дә бер җай исмәгән.
Тормышы да шулай, ага гына,
Шашкан хисләр җанда ургыла.
"Оныт мине,әгәр оныта алсаң"-
Шундый сүзне беләм бер җырда.
Мең кабаттан кайтам үткәннәргә,
Мең кат киләм синең каршыңа.
Читкә куям барлык хисләремне,
Йөрәк кабат сиңа ашкына.
Җилләр белән китәм синең янга,
Күзлим сине сихри күкләрдән.
Алларыңа тамчы булып төшәм,
Бер көнем юк сусап көтмәгән.
Синең шәүләң күреп урамнарда,
Иярепләр китәм артыннан.
Нинди хәлгә генә керми кеше,
Шул ярату, сөю хакына.
Юкса, бер йолдызның атылуы,
Синең йөрәк көткән тарафта.
Гомер буе сөю таҗы кулда?
"Яратмыймы, әллә ярата?"
Онытасың килсә, оныт әле,
Бәлкем мин дә җиргә төшәрмен.
Мин бит сине уйлап бер тилемен,
Сине сөюемнән исәрмен.
Оныта алсаң, оныт әле әйдә-
Мин дә бәлкем җиргә төшәрмен!
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев