Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: " Миндәй яратып кара"

Миндәй яратып кара

Читкә этәрәсең кайчак,

Аннан тартып аласың.

Син үзең дә минем кебек,

Мәхәбәттән янасың.

Сиздермәскә тырышасың,

Күңелеңдә ни барын.

Сөйләшмичә йөрисең дә,

Җавап язасың тагын.

Очрашканда карашыңнан,

Җыям татлы наз гына.

Син бит минем өчен җаным,

Кышларда да яз гына.

Дулкынланып көтәм кайчак,

Синең сусап дәшкәнең.

Хәтта, дәвалый җанымны,

Яратып көнләшкәнең.

Үзем куркам югалтудан,

Сүнәр кебек кояшы.

Мәхәббәттән тора кебек,

Яшәү, тормыш, дөньясы.

Янасыңдыр син үзең дә,

Сөюнең учагында.

Ризалашкан чакларым бар,

Үләргә кочагыңда.

Фарызым да, хәятем дә,

Сиңа шундый бәйләнгән.

Сине хакта уйласам да,

Фәрештәңә әйләнәм.

Ычкына хисләр тышаудан,

Туктатырга юк чама.

Алданып үз уйларыма,

Хыял артыннан чабам.

Син дә янасыңдыр кебек,

Мин янган учакларда.

Син дә талпынасың кебек,

Сөюле кочакларга.

Синең дә йөрәк түрендә,

Ут-ялкыннар биидер.

Минем кебек сине җаным,

Беркемдәген сөймидер.

Күңел бит ул шундый нәрсә,

Көтә кичен, иртәсен.

Бәреп чыга, күккә аша,

Чамаламый киртәсен.

Нинди генә чагымда да,

Кайтамын карашыңа.

Энә дә сыймастыр кебек,

Икебез арасына.

Хыяллана күңел, йөрәк,

Буйсыналар бер хискә.

Нинди халәт талкый мине,

Истән чыкмыйсың һич тә.

Тилмертә бер хис, тилертә,

Тәнне пешереп яна.

Хәлләремә керим дисәң,

Миндәй яратып кара.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев