Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Хисем сыздым учак ягарга"

Шәүләң йөри инде янәшәмдә

Шундый янып йөрим, көеп йөрим,

Хыялымда яна бер учак.

Чакырасы килә шул учакка,

Юкса ,безнең парлап янар чак

Учак дөрли, яна, ялкынлана,

Серле хисләр яна учакта.

Дөрли- дөрли бер янасы килә,

Йөрәгемнең синең кочакта.

Утыр әле яннарыма минем,

Мәхәббәттән җаннар назлансын.

Чын сөюнең нинди кайнарлыгын,

Хисләремнән үзең аңларсың.,

Дөрләтәсем килә хисләремне,

Учактагы серле ялкында.

Ара сәбәп түгел ,теләк кирәк,

Шәүләң йөри инде янымда!

Шундый янып йөрим, шундый телим,

Учак ялкынында янарга.

...Йолдыз атылганын күрдем бүген,

Җаным очты учак ягарга.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев