Вазыйх Фатыйхов каләменнән: "Буйсынып яшимен әни кануннарына"
Әни кануннарында
Еш кайтам мин әниемә,
Иң авыр чакларымда.
Ышанам догаларының,
Хәвефтән сакларына.
Әнием минем җилкәнем,
Зилзилә давылларда.
Аны гел янәшә тоям,
Әллә гел сагынганга.
Бер сүзе дә җитә миңа,
Җаным газапларына.
Ул озатыр кебек мине,
Гомер азакларына.
Гел янәшә йөртәм аны,
Һәрбер адымнарымда.
Буйсынып яшимен гомер,
Әни кануннарына!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев