Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Бер мизгел арасы

Мизгел

Бер мизгел- бер караш арасы,

Яндырды, көйдерде, пешерде.

Яңадан тудырды бер мизгел,

Өн итте иң татлы төшемне.

Бер мизгел- гашыйклык шәрабе

Исертте җанымның хисләрен.

Бәхетем күкләргә сыймады,

Аңладым сөюнең хис мәлен.

Бер мизгел- яшендәй атылды,

Өстәде йөрәккә мең ялкын.

Син миңа шулкадәр кирәксең,

Кадерле һәр сүзең, бик якын.

Соңлаган булсам мин әгәр дә,

Тоймасам шул татлы карашың.

Мәхәббәт ясаган ярага,

Табалмас идем һич дәвасын.

Бер мизгел-үзгәртте барысын,

Гомерлек уйларны, хыялны.

Язлы да, назлы да итте ул,

Сөюгә сусаган дөньямны.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: kartinkisd63.domode

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев