Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Җан ул юрап чакыра
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Җан ул юрап чакыра

Юрау


Бүген сине төштә күрдем,
Бәхеткә уралгансың
Нәкь үзеңчә елмаясың ,
Тик серле югаласың?
Көт азрак, киләм диеп,
Миңа өмет юрадың.
Кулың болгадың гел үзгә,
Шундый серле югалдың?
Төштәгенең нәкь киресен,
Юрый халык юньлегә.
Бүген үзем сиңа атлыйм-
Борма мине кирегә.
Төштә күргән,өндә ашсын-
Бәхет телим үзеңә.
Мин үзем дә синең кебек-
Нәүмиз сөю сүзенә.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: samorazvitie.org


Нет комментариев