Вазыйх Фатыйхов: Иң кыйммәт хис- мәхәббәт хисе
Иң кыйммәт хис Мәхәббәт шундый ул, аектан исертә, Яндыра, пешерә, суларга төшерә. Йөрәкне йөгәнләү бик кыен шул чакта, Берни дә күренми кешенең күзенә. Хисләрең тыңламый,акыл да тыя алмый, Иртән дә, кичен дә, шул ук наз көтәсең. Минутлар тәүлеккә тоела,арыйсың, Сусаудан, янудан тилереп бетәсең. Мәхәббәт шаштыра, күкләргә аштыра, Кочтыра каенның толымлы...
Иң кыйммәт хис
Мәхәббәт шундый ул, аектан исертә,
Яндыра, пешерә, суларга төшерә.
Йөрәкне йөгәнләү бик кыен шул чакта,
Берни дә күренми кешенең күзенә.
Хисләрең тыңламый,акыл да тыя алмый,
Иртән дә, кичен дә, шул ук наз көтәсең.
Минутлар тәүлеккә тоела,арыйсың,
Сусаудан, янудан тилереп бетәсең.
Мәхәббәт шаштыра, күкләргә аштыра,
Кочтыра каенның толымлы шәүләсен.
Меңнәрне яндырган, ансын да беләсең.
Барыбер утына мәҗбүри керәсең.
Таһирлар-Зөһрәләр, Мәҗнүннәр-Ләйләләр,
Китәләр. Башкалар алмашка киләләр.
Мәхәббәт мәңгелек буларак тугандыр,
Юккамы сөюдән яналар, көяләр,
Патшасы, түрәсе, олысы, кечесе,
Алдына тезләнеп башларын ияләр,
"Иң изге,иң кыйммәт-мәхәббәт ",-дияләр!
Вазыйх Фатыйхов.
фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев