Вазыйх Фатыйхов: хәятебезнең Кояшлы Алиһәләренә!
Хәятебезнең Кояшлы Алиһәләренә!
Чүлдә сусап йөргән мосафирдай,
Дәвалана наздан ир җаны.
Янәшәдә сез булмыйсыз икән,
Юк, булмастыр тормыш дәвамы?
Сездән башка җил дә исмидер ул,
Сездән башка таңнар туалмас.
Сездән башка фасыл гел кыш булыр,
Ир-ат Таһир, Мәҗнүн булалмас.
Сез булганга Кояш нурлы чыга,
Сез булганга йөрәк ялкынлы.
Сез булганга татлы мәхәббәт бар,
Югалтмыйбыз кайнар акылны.
Сезнең бәя үлчәүләргә сыймый,
Сезнең кыйммәт тиңсез алтынга.
Бу дөньяда яшәү мәгьнәсе дә,
Тәгьзим хатын-кызлар хакына.
Бәйрәм белән хәятебезне бизәүчеләр, нурлап торучылар, безне үз күрүчеләребез, яратучыларыбыз!
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев