Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Вазыйх Фатыйхов: Гашыйк булдым инде мең кабат

Гашыйк булдым инде мең кабат

Мин гел сиңа гашыйк булам,

Күрешкәндә, хушлашканда.

Синең караш, синең йөзең,

Гомерлеккә инде җанда.

Азга гына югалтсам да,

Сусау тоям күңелемдә.

Син янымда булмаганга,

Хисем тора түгелергә.

Тавышыңны көтеп йөрим,

Ишетмәсәм көям-янам.

Наз сүзләрең җыеп барам,

Мин алардан дәва алам.

Кояш кебек синең йөзең,

Нур агыла бар җиһанга.

Шундый рәхәт, шундый җылы,

Яннарымда син булганда.

Бик еш сусыйм синең назга,

Әйләнәмен сабый җанга.

Сине уйлап уянам мин,

Юанам мин һәрбер таңда.

Бәхет, язмыш,сөю, яну-

Барысын да бүләк иттең!

Мин сөюдә инде хәзер,

Даһи булып үсеп җиттем.

Сиңа мең кат гашыйк булдым ,

Әле дә хисем ташый ургып.

Яратырмын гомер буе,

Яшәрмен гел гашыйк булып.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев